Түбән Камада ларекларны сүткәннән соң бушаган участокларны төзекләндерәләр
Быел 20гә якын ларек бетерелгән.
Түбән Камада иске тукталыш павильоннарын сүтү эшләре дәвам итә. Хәзер «Төзекләндерү комплекслы предприятиесе» хезмәткәрләре җимерелгән ларекларның фундаментларын сүтә, аннары бушаган мәйданчыкларны төзекләндерәчәкләр.
Урамнарны визуаль чүп-чардан чистарту эше 2021 елда ук башланды. Узган ел 26 объект сүтелгән. Быел 20гә якын ларек бетерелгән. Хәзер эшчеләр павильоннар торган мәйданчыкларны төзекләндерә.
Павильоннарны беренче чиратта җәяүлеләр иминлеге өчен сүтәләр. Элегрәк алар машина йөртүчеләргә «зебра» янына килеп, юлны аркылы чыгарга җыенган кешене күрергә комачаулаган. Ә икенче сәбәп — иске лареклар шәһәрне ямьсезләп тора.
Кече бизнес ларекларны сүтүдән зыян күрмәгән. Эшмәкәрләргә сәүдә үзәкләрендә эшләү өчен яңа урыннар табарга ярдәм иттеләр.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев