Түбән Камада кыштан соң шәһәрне җыештыра башладылар
Шәһәр урамнарында көндәлек режимда берничә берәмлек техника эшли.
Түбән Камада урамнарны кыштан соң җыештыруга керештеләр. Урамнарда чүп-чар һәм пычрак бик күп, җыештыру эшләре көндәлек режимда алып барыла.
Юл чүп-чарын җыюга пылесос җәлеп ителгән. Ул бордюрлар буйлап яфрак, үлән, пычрак һәм тузан кисәкчәләрен җыя. Шәһәр урамнарында көндәлек режимда берничә берәмлек техника эшли.
«Бездә өч тузан суырткыч, ике катнаш юл машинасы эшли», — дип билгеләп үтте «КПБ» МУП директоры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Виктория Тазова.
Түбән Камада тукталыш павильоннарын узган атнада ук юа башладылар. Хезмәткәрләр һәр почмакны җентекләп үтә, тукталышларга якын территория дә юыла.
Юл чүп-чарын җыюда эшчеләр дә катнаша. Машина йөрү өлеше белән параллель рәвештә тротуарлар да чистартыла. Белгечләр билгеләп үткәнчә, көн саен полигонга ике «КамАЗ» юл чүп-чары чыгарыла.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев