Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада кыш башыннан 200 мең кубометрдан артык кар чыгарылган

Бәйрәм көннәрендә барлыгы 382 ишегалды чистартылган.

Түбән Камада кышкы чорда 200 мең кубометрдан артык кар чыгарылган.

Юлларны кардан чистарту буенча эш тәүлек әйләнәсе алып барыла, дип ассызыклады Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов дүшәмбе киңәшмәсендә.

«Явым-төшем күп булу сәбәпле, бәйрәм көннәрендә 2 гыйнвардан ук йорт яны территорияләренә махсус техника, 500дән артык ишегалды җыештыручы чыгарылган. 3 гыйнвардан башлап көн саен йорт яны территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны җыештыру өчен 40 берәмлек техника эшләде», — дип билгеләп үтте Парамонов.

Бәйрәм көннәрендә барлыгы 382 ишегалды чистартылган.

«Сынау өчен реагентның ике яңа төре сатып алынды. Аларның нәтиҗәлелеген билгеләргә тырышабыз», — диде чиновник.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев