Түбән Камада көзге өмәләрдә 6 меңнән артык кеше катнашты
Барлыгы 1030 кубометр чүп чыгарылган.
Түбән Камада октябрь өмәләре ахырына якынлашты, әмма микрорайоннарда яшәүчеләр барыбер тәртип урнаштыруны дәвам итә.
Октябрь ае башында ук башланган өмәләргә шәһәр башкарма комитеты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар, яшьләр, спорт, мәдәният һәм сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре, шәһәр төзүче предприятиеләр хезмәткәрләре һәм башкалар кушылды.
Көзге өмәләрнең ике этабында барлыгы 6,5 меңнән артык кеше катнашты. Барлыгы 1030 кубометр чүп чыгарылган. Шуңа да карамастан, җыештыру эшләре дәвам итә, алда әле мөһим бурычлар күп.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
                                                
                        
                    
            
Нет комментариев