Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Королев исемендәге трамвайны рейска чыгардылар

14 ноябрьдә аның тууына 110 ел тулды.

Түбән Камада яңа тематик трамвай рейска чыкты. Ул Социалистик Хезмәт Герое, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, ТАССРның атказанган төзүчесе, шәһәрнең Мактаулы гражданы Евгений Королевка багышланган. Символик рәвештә, трамвай Евгений Никифоровичның туган көнендә тантаналы рәвештә йөри башлый. 14 ноябрьдә аның тууына 110 ел тулды. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Королев трамваеның беренче пассажирлары — шәһәр җитәкчеләре, ветераннар, Евгений Королевның көрәштәшләре, шулай ук укуда һәм хезмәттә уңышлар күрсәткән студентлар.

«Без шәһәр төзүчеләрен белергә, истә тотарга һәм алар белән горурланырга тиеш. Шуңа күрә Королев маршрутын линиягә җибәрү Түбән Кама шәһәрен төзүче хөрмәтле ветераннарга да багышлана. Студентларга Евгений Никифорович кебек лаеклы кешеләрнең тарихын истә тотарга, хөрмәт итәргә, өйрәнергә кирәк. Алар Түбән Камада күп, алар хәзерге вакытта предприятиеләрне җитәкли, заводлар төзи. Бу идеяне хуплаган «Камэнергостройпром» предприятиесенә зур рәхмәт һәм бүген тематик трамвайны линиягә җибәрәбез», — диде Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов.

Королев трамвае шәһәр маршрутлары буенча йөриячәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев