Туган як

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Түбән Камада карны начар чистарткан өчен 500 мең сумга кадәр штраф яный

Түбән Камада 24 декабрьдә рейд узды.

Беркетелгән территорияләрдә кар чистартуга салкын караган өчен җаваплы затларга 500 мең сумга кадәр штраф яный. Түбән Камада 24 декабрьдә рейд узды, анда комиссия әгъзалары шәһәрдә кар җыюның барышын тикшерде. Рейдны Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Латыйпов җитәкләде.

Рейд кысаларында комиссия әгъзалары шәһәрнең берничә коммерция объектында булдылар. Сәүдә үзәкләренең янәшәдәге территорияләренә аерым игътибар бирелде. Административ-техник инспекция бүлеге белгечләре кар җыюны һәр көнне тикшереп торалар һәм проблемалы участоклар әлегә ачыклана.

«Коммерция объектлары милекчеләренә карны вакытында чистарту өчен мөрәҗәгать итәсе килә, кар бүрекләренә, боз сөңгеләренә аерым игътибар бирергә кирәк, чөнки бу куркыныч. Ишегалды территорияләрен җыештыруга килгәндә, бу идарәче компанияләр җаваплылыгы зонасы, алар җыештыруны график буенча башкаралар», — дип сөйләде административ-техник инспекция бүлегенең баш белгече Регина Николаева.

Комиссиядә катнашучылар билгеләп үткәнчә, узган ел белән чагыштырганда, кайбер объектлар буенча карны чистарту белән бәйле хәл яхшырган. Шулай да рейд барышында кайбер җаваплы затларга күрсәтмәләр бирелде.

Әгәр шуннан соң да карны җыю һәм чыгару буенча хокук бозулар бетерелмәсә, алга таба инде административ беркетмәләр төзеләчәк.

«Түбән Каманы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгән өчен физик затларга — 2 меңнән 3 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф каралган», — дип аңлатты Регина Николаева.

Ишегалды территорияләре идарәче компанияләр җаваплылыгы зонасына керә. Кар җыю һәм чыгару график буенча башкарыла. Әмма кар күп яуган вакытта аны үзгәртәләр.

Сүз уңаеннан, машина йөртүчеләргә шуны онытырга ярамый, әгәр машина кар чистарту техникасына комачаулый икән, ул эвакуацияләнергә мөмкин, ә хуҗасына юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штраф яный.

«ВКонтакте»да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев