Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Түбән Камада капиталь ремонттан соң тантаналы рәвештә Химиклар, 36 ишегалды ачылды

Ишегалдында капиталь ремонт тәмамлану уңаеннан балалар өчен концерт һәм уеннар белән бәйрәм оештырылды.

Балалар мәйданчыгы, тренажерлар һәм зур парковкалар — Түбән Камада Химиклар проспектындагы 36 нчы йорт ишегалды шулай үзгәрде. Территориягә тагын өч йорт терәлеп тора. Ишегалдында капиталь ремонт тәмамлану уңаеннан балалар өчен концерт һәм уеннар белән бәйрәм оештырылды.

Шәһәр халкын котларга Радмир Беляев та килде. «Жилье» торак идарәче компаниясе директоры Радмир Беляевка биредә нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде. Алар бергәләп йорт яны территориясен йөреп чыктылар. Биредә тренажерлар, футбол кыры, баскетбол мәйданчыгы барлыкка килде, яктырту ясалды, парковкалар киңәйтелде. Күрше ишегалды да төзекләндерелде. Шул рәвешле, хәзер берьюлы алты йорт яны территориясе яңартылган. 

Тантаналы чарада ишегалдын төзекләндерүдә актив катнашучыларны һәм волонтерларны: чәчәк түтәлләрен чәчәкләр белән бизәүчеләрне, микрорайон тормышында катнашучыларны, фронтка ярдәм итүчеләрне бүләкләделәр.

Шулай ук чарада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе дә үткәрелде. Яңа портфельләр махсус хәрби операциядә катнашучыларының балаларына, мохтаҗ гаиләләргә тапшырылды. Андыйлар барлыгы 12 кеше булды. 

Түбән Камада «Безнең ишегалды» программасы дәвам итә. Быел 53 йорт яны территориясен ремонтлаячаклар. Ул башланганнан бирле 5 ел эчендә 350 йорт тәртипкә китерелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев