Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада кадрлар буенча координацион совет утырышы узды

Анда барлык уку йортлары вәкилләре, шулай ук «Түбән Камада халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» хезмәткәрләре катнашты.

Шәһәр администрациясендә Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин катнашында кадрлар буенча координацион совет утырышы узды.

Анда барлык уку йортлары вәкилләре, шулай ук «Түбән Камада халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» хезмәткәрләре катнашты. Соңгы мәгълүматлар буенча, үзәктә 517 кеше эшсезлек буенча исәптә тора.

32 кеше юнәлеш буенча эшкә урнаштырылган, 32 кеше 1С, «смета эше» һәм «чәчтараш хезмәтләре» белгечлеге буенча һөнәри белем алган. Дүрт кешегә эшмәкәрлек эшчәнлеген башлау өчен финанс ярдәме бирелгән. 201 кеше үзәккә озак килмәү сәбәпле исәптән төшерелгән. Сәнәгать зонасы предприятиеләре белән актив хезмәттәшлек алып барыла. Мәсәлән, «ТАНЕКО» да 14 кешене эшкә урнаштыру мөмкин булды.

Моннан тыш, мәктәп укучылары белән эш алып барыла. Мәгариф учреждениеләрендә профориентация буенча эш 8 сыйныф укучылары белән башлана. Балалар колледжларга һәм институтларга йөриләр, бу чыгарылыш укучыларына киләчәк һөнәр сайлауда ярдәм итә.

Шулай ук киләчәккә планнар да билгеләнгән: яшьләрне мөмкинлекләр, ихтыяҗлы һөнәрләр белән таныштырырга, ә эшсез калганнарга һөнәри юнәлеш бирергә кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев