Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада юлларны капиталь ремонтлауга миллиард сумга якын акча биреләчәк

Шәһәрдә 4 километр 220 метр юл-урам челтәре төзекләндереләчәк.

Түбән Камада юлларны капиталь ремонтлауга 910,5 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Гомумән алганда, шәһәрдә 4 километр 220 метр юл-урам челтәре төзекләндереләчәк. Бу турыда мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган.

Капиталь ремонтны Химиклар проспектыннан Тынычлык проспектына кадәр Бакый Урманче урамының бер өлешендә, Вахитов проспектының бер өлеше — Химиклар проспектыннан Тынычлык проспектына кадәр, Мурадьян урамының бер өлеше — Тынычлык проспектыннан Менделеев урамына кадәр һәм Тынычлык проспектының бер өлеше — Вахитов проспектыннан Төзүчеләр проспектына кадәр үткәрү планлаштырыла. Монда шулай ук боҗра да ремонтланачак. 

Моннан тыш, Түбән Камада тротуарларга, автобус тукталышларына һәм велосипед юлларына капиталь ремонт ясалачак, светофорлар урнаштырылачак. Яңа светофорлар Бакый Урманче урамында һәм Тынычлык проспектында барлыкка киләчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев