Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Җиңүнең 80 еллыгына 300дән артык чара узачак

Хәзер патриотик тәрбия айлыгы бара, ул 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Дүшәмбе көнне администрациядә үткән киңәшмәдә Ватанны саклаучылар елында шәһәрдә нинди чаралар үткәреләчәге турында сөйләделәр.

Хәзер патриотик тәрбия айлыгы бара, ул 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Бу чорга шәһәр күләмендә һәм уку йортлары эчендә йөзләгән чаралар планлаштырылган: батырлык дәресләре, сугышчылар белән очрашулар. Мөһим вакыйгаларның берсе аерым 80 нче чаңгы батальоны сугышчылары истәлегенә багышланган митинг булачак. 

Җиңүнең 80 еллыгына да әзерлек бара. Бәйрәмнең беренчел планын киңәшмәдә Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рамазанов җиткерде. Мәсәлән, юбилей уңаеннан шәһәрдә һәм районда 300 дән артык традицион («Хәтер шәме», «Георгий тасмасы», мото — һәм автоузышлар), шулай ук яңалары (социаль, мәгълүмати, спорт проектлары) чаралары узачак.

Шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына ярдәм итү буенча да эш алып барыла, алар Түбән Камада 7 кеше калган. Аларга шәһәрнең мактаулы кешеләре исеме биреләчәк. Моннан тыш, барлык монументларны, һәйкәлләрне, обелискларны чистарту һәм тәртипкә китерү эшләре башланды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев