Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада ике юнәлешле зур уку кампусы барлыкка килергә мөмкин

Бу хакта шәһәр мэры Рамил Муллин хәбәр итә.

2024 елда Түбән Камада Менделеев, Бызов, Урман урамнары һәм Шинчылар проспекты арасындагы микрорайон белән тыгыз шөгыльләнә башларга планлаштыралар. Бу хакта шәһәр мэры Рамил Муллин хәбәр итә.

«Яңа белем бирү киңлекләре турында сөйләгәндә, без ремонтны гына түгел, ә аны тулыландыру һәм тулаем бу урынның бөтен микрорайон өчен әһәмиятен дә күздә тотабыз», — дип яза ул.

Муллин сүзләренчә, 7 нче мәктәп, 35 нче лицей, балалар экология-биология үзәге химия һәм инженерлык юнәлешләре булган бер зур уку кампусына берләшә ала, алар тирәсендәге мәйданнар да яңартылачак.

«Хәзер хезмәттәшләребез белән бу урынның барлык мөмкинлекләрен файдалану өчен һәр адымны исәпләп чыгабыз», — дип билгеләп үтте Түбән Кама мэры.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев