Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яшәүче 27 ятим балага бушлай фатир бирелде

Химиклар проспектындагы яңа йорт социаль ипотека программасы буенча төзелде.

Түбән Камада яңа торак йорт тапшырылды. Аны социаль ипотека программасы кысаларында ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзеделәр. 

Яңа йортта барлыгы 110 фатир: 27се — бер бүлмәле, 18е — ике бүлмәле һәм 65 өч бүлмәле фатир. Гомуми мәйданы — 6,5 мең кв.метр.

Яңа йортта бюджет өлкәсендә эшләүчеләр, яшь гаиләләр, грант ияләре булган медицина хезмәткәрләре, шулай ук ятим балалар яшәячәк. Әйтергә кирәк, бу йорттан бушлай фатирны 27 ятим бала алачак. 

Документларны рәсмиләштерү һәм ачкычларны алу өчен Корабельная урамы, 52 адресы буенча килергә кирәк. Химиклар урамындагы 15нче йорт яшәү өчен тулысынча әзер.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев