Түбән Камада яңгыр сулары канауларын чистарту буенча эшләр башкарыла
Беренче чиратта су басулар ешрак була торган урыннарга игътибар биреләчәк.
Түбән Камада яңгыр канализациясен чистарту буенча эшләр алып барыла. Бу яңалык белән башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев үзенең социаль челтәрләрендә уртаклашты.
Беренче чиратта су басулар ешрак була торган урыннарга игътибар биреләчәк, дип хәбәр ителә. Хәзерге вакытта эшләр Урманлы урамында алып барыла. Чистартылачак участокның озынлыгы 14,9 км тәшкил итәчәк.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев