Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яңа илкүләм проект буенча 3 км юл ремонтланачак

Бу юлларны яңарту юл челтәренең норматив торышы күрсәткечен 85,01 проценттан 85,7 процентка кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

2025 елда Түбән Камада «Яшәү өчен инфраструктура» яңа илкүләм проект кысаларында 2,96 км озынлыктагы ике юл участогын төзекләндерәчәкләр. Бу максатларга 480 млн сум бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә Татарстан Транспорт министрлыгының матбугат хезмәте.

Сүз Студентлар урамының Корабельная урамыннан алып Гайнуллин урамына кадәр (640 м) һәм Лесная урамының Мурадьян урамыннан алып Гагарин урамына кадәр участогы турында бара.

Бу юлларны яңарту юл челтәренең норматив торышы күрсәткечен 85,01 проценттан 85,7 процентка кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев