Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Түбән Камада яңа автобуслар рейска чыга

«Түбән Кама ПАТП» автотранспорт предприятиесенә лизинг килешүе буенча 15 автобус тапшырылды.

Җәмәгать транспортында хәрәкәт итү тагын да уңайлырак булачак. Татарстан Рәисе Түбән Кама районында яшәүчеләр өчен бүләк ясады.

«Түбән Кама ПАТП» автотранспорт предприятиесенә лизинг килешүе буенча 15 автобус тапшырылды. 

«Бик яхшы автобуслар. Мин ышанам, Түбән Камада җәмәгать транспортына хезмәт күрсәтү сыйфаты сизелерлек яхшырачак. Бездә әлеге программа кысаларында ярдәм күрсәтү, матди-техник базаны ныгыту буенча тулы бер программа бар, әлеге бурычлар тормышка ашырыла. Барыгызны да котлыйм. Пассажирларыбыз канәгать булсын өчен сак, сыйфатлы эксплуатация телим», — диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

«Бүген Түбән Кама өчен чыннан да бик әһәмиятле көн. Без республика һәм шәхсән Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәме белән зур сыйдырышлы 15 яңа автобус сатып алдык. Бездә нигездә аз сыйдырышлы NEXT ПАЗ лары эшләде, әмма Түбән Кама кебек эре сәнәгать үзәге өчен зур сыйдырышлы автобуслар бик мөһим һәм безнең халыкның тормыш уңайлыгына турыдан-туры йогынты ясый», — дип билгеләде Түбән Кама мэры Радмир Беляев.

Урта класслы 10 «Лотос-105» автобусы югары пассажир агымы булган шәһәр маршрутларында йөриячәк. Транспорт 92 кешене сыйдыра. Модель камилләштерелгән, барлык заманча стандартларга җавап бирә, әйләнә-тирә мохиткә уңай йогынты ясый — автобуска метан ягулык салына. Шулай ук республика башлыгы һәм хөкүмәте ярдәме белән шәһәр яны маршрутларында да иске автобусларны алыштырырга мөмкин булды. 86 кеше сыйдырышлы биш Нефаз халыкны авылларга йөртәчәк.

«Идәне түбән булуы сәбәпле, инвалидлар йөртү өчен дә уңайлы. Аппарель дә бар, кондиционер, автобус бик җылы. «Лотос»ларга килгәндә исә, шуны ук әйтергә мөмкин, әмма инде максималь комплектация. Шулай ук кондиционер, маршрут күрсәткече, салондагы телемартика — шәһәр яны һәм шәһәр автобусларында нәрсә булырга тиеш, барысы да бар», — дип сөйләде «Түбән Кама ПАТП» директоры Юрий Иванов.

Шоферлар да шат: автобуслар уңайлы эш урыны белән җиһазландырылган. Руль җиңел әйләнә, утыргычлар ерак араларга уңайлы йөрергә мөмкинлек бирәчәк. 

Транспорт элемтәсен 11 шәһәр маршруты һәм 11 шәһәр яны маршруты тәэмин итә. Барлыгы 85 автобус. Шулай ук 4 трамвай маршруты йөри — барлыгы 46 вагон. Бакчаларга — 16 маршрут. 2025 елның 8 аенда пассажирлар агымы 11,5 мең кеше тәшкил иткән. Яңа автобуслар шәһәр һәм район халкын инде бүгеннән йөртә башлый.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев