Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада һәм районда санитар икеайлыкта 90 меңнән артык кеше катнашкан

Шулай ук бу көннәрдә 100гә якын шәһәр оешмасы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар, шәһәр һәм район халкы урам себерергә чыкты.

Түбән Камада һәм районда ел саен үткәрелә торган санитар икеайлык вакытында урамнарда көн дә 500дән артык җыештыручы эшләде. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе»дә ТКХ буенча Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов сөйләде. 

Шулай ук бу көннәрдә 100гә якын шәһәр оешмасы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм студентлар, шәһәр һәм район халкы урам себерергә чыкты.

Ике ай эчендә:

  • 90 458 — кеше җыештыруда катнашкан. 
  • 1 550 — берәмлек техника җәлеп ителгән. 
  • 12 285 — кубометр Түбән Кама муниципаль районы территориясеннән чүп-чар чыгарылган.
  • 423 — микрорайоннарда, йорт яны территорияләрендә, скверларда җыештыру үткәрелгән.
  • 33 065 — агач һәм куак шәһәр халкы көче белән утыртылган. 

Бу чыгыштан соң шәһәр мэры Рамил Муллин җыештыруның иң катлаулы чоры — быелгы кышны искә төшерде. 

«Ул чорда магистраль юлларны чистарту таләп ителде. Кар җыюга һәм чыгаруга өстәмә рәвештә 45 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде. Республика акчасына салына торган тариф, кызганычка каршы, җитми. Бүген шәһәр территориясен җыештыруның квадрат метры 11 сум тора. Кышкы чорда реагентларга өстәмә рәвештә 15-20 миллион сум акча бүлеп бирәбез, әмма бу акча да җитми, шуңа күрә безгә ком-тоз катнашмасын да кулланырга туры килә. Әгәр реагентларны гына куллансак, безгә якынча 150 миллион сум кирәк булачак. Әлегә бюджетта бу кадәр акча юк», — дип, саннар китерде шәһәр башлыгы.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев