Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада һәм районда 2025 елда 27 объект төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк

Бу максатларга 2 млрд сум акча каралган.

Түбән Кама һәм Түбән Кама районында 2025 елда 27 объектны капиталь ремонтлау һәм төзү планлаштырыла. Бу максатларга 2 млрд сум акча каралган.

Исемлеккә 13 мәгариф учреждениесе, 4 медицина ярдәме пункты, 3 спорт корылмасы, 3 Эчке эшләр идарәсе объекты, 2 җәмәгать киңлеге, 1 мәдәният объекты һәм Түбән Кама районындагы башкарма комитет бинасы керә.

Түбән Кама районы башкарма комитеты җитәкчесе Роман Булатов сүзләренә караганда, быел Кама Аланы бистәсендәге 5 нче спорт мәктәбен һәм «Алмаш» базасы территориясендәге объектларны реконструкцияләү төгәлләнәчәк. Шулай ук Яшьлек урамында универсаль спорт мәйданчыгы булдырылачак.

Моннан тыш, Түбән Кама балалар хастаханәсендә акушерлык корпусын ремонтлау дәвам итә, ә Менделеев урамындагы балалар хастаханәсендә сөт ризыкларын өләшү пунктында ремонт эшләре ахырына якынлаша.

Психик тайпылышлы гражданнар өчен Кама Аланы интернат-йортына капиталь ремонт ясау дәвам итәчәк. Байгол авылында район хастаханәсе яңартыла башлый.

И.Х.Садыйков исемендәге балалар һәм яшьләр иҗат сараена капиталь ремонт ясалачак. Кама Аланы бистәсендә «Сөенеч» скверы төзелешенең өченче этабы дәвам итә, аны ел ахырына кадәр тәмамлау планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев