Түбән Камада гомумшәһәр өмәләре 8 һәм 15 апрельгә билгеләнгән
Оешмаларныкы булган территорияләрдә өмәләр өч этапта узачак.
Түбән Камада санитар-экологик икеайлык кысаларында шәһәр күләмендә өмәләр 8 һәм 15 апрельдә узачак. Бу хакта 30 мартта Советлар йортында узган киңәшмәдә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев хәбәр итте.
Оешмаларныкы булган территорияләрдә өмәләр өч этапта узачак: 12-14 апрельдә, 19-21 апрельдә һәм 26-28 апрельдә.
«Ведомство карамагындагы территорияләрне санитар чистарту планы расланды, эшләрне координацияләү өчен оператив штаб төзелде, шәһәр секторларга бүленгән һәм һәр сектор буенча шәһәр муниципалитетының һәм торак-коммуналь хуҗалык департаментының структур бүлекчәләре хезмәткәрләре арасыннан санитар җыештыруны контрольдә тоту буенча җаваплы затлар билгеләнде», — дип сөйләде Түбән кама башкарма комитеты җитәкчесе.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев