Түбән Камада эшсезләрнең 62 проценты хатын-кызлар
Шәһәрлеләр өчен 1 982 вакансия бар.
Беренче февральгә Түбән Кама районында эшче көчләр саны 159,8 мең кеше тәшкил итә, шуларның 6 меңе – эшсезләр.
«Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» мәгълүматлары буенча, эшсезләрнең күпчелеген – 62 процентын хатын-кызлар тәшкил итә.
Шәһәрлеләр өчен 1 982 вакансия бар. Хезмәт базарында иң кирәкле белгечлекләр: бетончылар, автомобиль йөртүчеләр, автобус йөртүчеләр, төягеч йөртүчеләр, җитештерү һәм хезмәт бүлмәләрен җыештыручылар, урам эшчеләре, төрле эшчеләр, слесарь-ремонтчылар, монтажчылар, пешекчеләр, тәрбиячеләр, укытучылар, табиблар, шәфкать туташлары.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев