Түбән Камада «Добробат» ансамбле концерты узды
Бу махсус хәрби операция ветераннары гына кергән беренче профессиональ музыкаль коллектив.
Түбән Камада, Татарстан Республикасы буенча, «Җиңүдән — Җиңүгә» уникаль концерт туры кысаларында, «Добробат» ансамбле концерты узды.
Бу махсус хәрби операция ветераннары гына кергән беренче профессиональ музыкаль коллектив. Алар автор җырларын да, танылган фронт әсәрләрен дә башкардылар.
Бу ансамбльдә җырлаучылар үзләре дә әле күптән түгел генә кулларына корал тотканнар, блиндажларда яшәгәннәр һәм Ватанны саклаганнар. Хәзер исә автоматларны музыка коралларына алыштырып, патриотлык хисләрен кешеләргә җырлар ярдәмендә җиткерәләр.
Ансамбль чыгышы — үзенә күрә музыкаль спектакль кебек: анда җырлар зур булмаган күренешләр белән алмашына, МХО кырларыннан реаль күренешләр күрсәтелә, шәхси кичерешләре белән уртаклашалар. Төркем репертуарында авторлык җырлары белән берлектә, Бөек Ватан сугышы чорыннан ук калганнары да бар.
«Добробат» — Россиядә МХО ветераннарының беренче һәм әлегә бердәнбер төркеме. Анда катнашучылар — Татарстаннан. Мондый коллектив булдыру уе Валерий Чамринда махсус операция башлангач ук туган. Аның улы сугыш хәрәкәтләренең беренче көннәреннән үк алгы сызыкта Ватанны саклый. «Булачак җырчыбыз Иван Хомяков белән таныштым һәм без проектны башларга булдык. Без башта икәү генә идек, икәү чыгыш ясадык. Аннары башка егетләрне, Иванның хезмәттәшләрен чакырдык. Болар — Павел Шишкин һәм Никита Мусин. Менә шул рәвешле хыялым тормышка ашты», — дип сөйләде проект авторы, «Добробат» төркеменең сәнгать җитәкчесе Валерий Чамрин.
Җырчы Иван Хомяков гитарада күптән уйный икән инде. Алгы сызыкта булганда, җырлары белән хезмәттәшләренең күңелләрен күтәргән. Иң беренче җырын да шунда язган. «Мин үз подразделениемдә гитарада уйный идем. Егетләргә ошады. Бервакыт минем янга замполит, якташыбыз, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев йөгереп килде һәм, әйдә без нәкъ шул вакытта хезмәт иткән подразделение турында языйк әле, диде. Мин ризалаштым», — дип истәлекләре белән уртаклашты «Добробат» төркеме җырчысы Иван Хомяков.
Коллективта шулай ук вокалчы Никита Мусин һәм гитарачы Павел Шишкин бар. Павел 6 яшеннән музыка белән шөгыльләнә икән. Егетләр өчен хәрби җырлар башкару — хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклаучыларга рухи яктан ярдәм итү, һәлак булганнарны хөрмәт белән искә алу, хәрби хезмәткәрләрнең туганнарын кайгырту ысулы. Алар, нигездә, заманча хәрби хәрәкәтләр турында яңа фронт җырлары иҗат итәләр. «Вакыт дәвалый, диләр. Юк, авыртуы барыбер кала икән. Елаган аналарны күргәндә, үземнең дә күзләргә яшьләр килә. Тик җырлавымны дәвам итәм. Ә нишләргә? Дөреслекне башкаларга ачып бирергә кирәк», — ди «Добробат» төркеме гитарачысы Павел Шишкин.
Тамашачылар арасында сугышчыларның аналары да күп иде. Мәсәлән, Наталья концертка улының портреты белән килгән. 42 яшьлек улы Максим Мирошник сугышта һәлак булган. Ул танк дивизиясендә хезмәт иткән, штурмовик булган, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
«Бүген болай да күңелем тулды. Җыр нәкъ менә улым турында шикелле. Кызганыч, штурмовиклар озак яшәми. «Добробат» та чыгыш ясаучы егетләргә мин бик рәхмәтле. Бу минем өчен бәйрәм булды, әйтерсең улым исән һәм минем янымда», — диде Наталья Мирошник.
«Добробат» төркеме «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстан филиалы ярдәмендә оештырылды. «Җиңүдән — Җиңүгә» программасы белән Татарстан буенча күләмле концерт туры Республика Рәисе һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.
«Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм шәхсән Республика Рәисе Рөстәм Нургалиевичка аерым рәхмәт әйтәсе килә, аның ярдәме безгә «Җиңүдән — Җиңүгә» концерт турын оештырырга мөмкинлек бирде. Бу ярдәм — илебез иминлеген саклаучыларның барчасына юллама. Татарстан сезнең белән, Россия сезнең белән! Ир-егетләребезнең батырлык-ларын музыка аша халыкка җиткерү мөмкинлеге өчен рәхмәт», — дип рәхмәт белдерде Иван Хомяков.
Концерт азагында төркем әгъзалары залда булган барлык ветераннарны да урыннарыннан торуларын үтенделәр һәм батырлыклары өчен тантаналы рәвештә рәхмәт белдерделәр. Тамашачыларның яртысыннан артыгы торып басты. Ирегетләр байраклар тотып килгән. Үз чиратларында алар да музыкантларга рәхмәт әйттеләр.
«Сезнең җырлар йөрәкләргә үтеп керә. Алла ярдәм бирсен, егетләр! Без җиңәчәкбез», — диделәр алар. Әле соңгы җырларыннан соң да тамашачылар иҗат төркемен җибәрергә теләмәделәр. «Добробат» ны түбәнкамалылар аягүрә басып алкышлады.
Ансамбль киләчәктә концерт белән МХО зонасына барырга планлаштыра.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев