Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада депутатлар һәм күп балалы аналар мөһим мәсьәләләре турында фикер алышты

Түбән Камада «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлегендә күп балалы аналар мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл узды.

Очрашуда хатын-кыз депутатлар, Күп балалы гаиләләр ассоциациясе, сәламәтлек саклау, социаль яклау идарәләре һәм башка өлкә вәкилләре катнашты. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хатын-кызлар демография, күп балалы әниләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүнең мөһим мәсьәләләре турында фикер алышты. Фикер алышулар барышында берничә тәкъдим ясалды, шулай ук әниләр үзләрен кызыксындырган сораулар да бирде.

«Киләсе ел безнең илдә Гаилә елы дип игълан ителде һәм безгә аерым игътибар таләп итә торган күп балалы гаилә мәсьәләләрен хәл итүдә берләшергә кирәк. Чөнки әни — һәр гаиләнең нигезе. Бүгенге чара киләчәк эшебезгә этәргеч бирер һәм мондый очрашулар безнең өчен яхшы традициягә әйләнер, дип ышанам», — диде Түбән Кама мэры урынбасары Марина Камелина.

Мисал өчен, күп балалы гаиләгә таныклыкны тантаналы шартларда тапшыру тәкъдиме яңгырады. ЗАГС вәкилләре билгеләп үткәнчә, быел мондый чара беренче тапкыр Әниләр көненә багышланган иде. Бу түбәнкамалылар өчен күңелгә үтеп керерлек һәм истә калырлык вакыйга булды.

Күп балалы әни һәм җәмәгать эшлеклесе Дарья Хуҗина күп балалы гаиләләр өчен уңайлы исемлек-истәлек булдырырга тәкъдим итте. Депутатлар мондый инициативаны хуплады.

Шулай ук әниләрдән пенсиягә вакытыннан алда чыгуга һәм аларны исәпләү кагыйдәләренә, күп балалы гаиләләр өчен уңайлы спорт һәм ял оештыруга, җәйге сәламәтләндерү лагерьларына ташламалы юлламаларга, мәдәни-күңел ачу чараларына һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен бушлай секцияләргә йөрүгә, балаларга бушлай дарулар бирүгә кагылышлы сораулар яңгырады. Белгечләр сорауларга җентекләп җавап бирде.

Диалог барышында күп балалы гаиләләрнең төп ихтыяҗлары ачыкланды һәм аларны хәл итү өчен гамәли адымнар билгеләнде. Фикер алышу яңгыраган сораулар эшкә алынды.

Чара ахырында Дарья Хуҗинаны һәм «Гаиләгә, анага һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү һәм мәдәни үсеш үзәге «Гаилә» коммерциячел булмаган автоном оешмасы коллективын Түбән Кама тормышында, традицион кыйммәтләрне ныгытуга һәм саклауга юнәлдерелгән күп кенә социаль проектларда актив катнашуларын билгеләп, Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев