Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада Дәүләт автоинспекциясе балалар бию флешмобы оештырды

Түбән Кама автоинспекторлары өлкәннәрне дә яшь җәяүлеләрнең флешмобына кушылырга чакыра.

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре «Балкы, Түбән Кама!» исеме астында бию флешмобы үткәрде. Аны «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе, хокук саклау органнары, 9, 82, 83, 90 нчы балалар бакчалары һәм агросәнәгать көллияте әзерләде. Флешмоб Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин игълан иткән «Спортта 365 сәгать» челлендж кысаларында узды.

«Балкы, Түбән Кама!» — Дәүләт автоинспекциясенең яшь ярдәмчеләре яшьтәшләренә һәм аларның ата-аналарына әнә шундый чакыру белән мөрәҗәгать итте. Балалар юлда яктылык кайтару элементлары булган җәяүленең никадәр яхшырак күренүен күрсәтте. Балалар кичен төсле жилетлардан, кулларына фонарь тотып, күңелле зарядка ясады. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама автоинспекторлары өлкәннәрне дә яшь җәяүлеләрнең флешмобына кушылырга чакыра.

Флешмобта катнашучылар өлкәннәрне балалар юл-транспорт травматизмы проблемасына аерым игътибар бирергә, читтә калмаска һәм «караңгы» җәяүлеләр арасында аерылып торырга чакырды.

Фото Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев