Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада чыршы базарлары эшли башлады

Алар 31 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Түбән Камада рәсми рәвештә чыршы базарлары эшли башлады. Түбәнкамалыларга нарат һәм чыршы агачлары тәкъдим ителә. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Чыршыларны «Эссен» сәүдә үзәкләре, «Лента» гипермаркеты, «Комета» авыл хуҗалыгы ярминкәсе янында сатып алырга була. 15 декабрьдән башлап чыршыларны «Аркада» һәм «Шатлык» янында, ә 20 декабрьдән Бызов базарында сатачаклар.

Чыршы базарлары 31 декабрьгә кадәр эшләячәк.

Түбән Камада чыршы шәһәрчекләренең ачылу графигы турында язган идек. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев