Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада чокырларны ремонтлауга 50 миллион сум акча бүлеп бирелгән

Шәһәр бюджеты акчаларының 27,6 млн сумын урамнарны яктырту өчен түләүгә сарыф итәчәкләр.

Түбән Камада юллардагы чокырларны ремонтлауга ел башына район бюджеты акчаларыннан 50 млн сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Түбән Кама муниципаль районы Советының һәм шәһәр Советының берләштерелгән сессиясендә бюджетлар һәм финанслар департаменты җитәкчесе Светлана Логинова хәбәр итте.

Шулай ук калган бюджет акчаларыннан 6,3 млн сум сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларны бушлай туклану белән тәэмин итүгә китәчәк, 5 млн сум яшь табибларга грантлар сыйфатында түләнәчәк, 3,2 млн сум күчемсез милек объектларын район казнасы милке составында тотуга бүлеп биреләчәк.

Шәһәр бюджеты акчаларының 27,6 млн сумын урамнарны яктырту өчен түләүгә сарыф итәчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев