Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада билгесез бәндәләр ваткан подъезд ишеген ремонтлау 60 мең сумга төшәчәк

Ишекне вату мизгеле видеога эләккән.

Түбән Камада билгесез бәндәләр ваткан подъезд ишеген ремонтлау 60 мең сумга төшәчәк. 

Әле шушы көннәрдә билгесез кешеләр шәһәребезнең Тынычлык проспектындагы бер йортның подъездга керү ишеген «Нива» автомобиле белән ачарга тырышып, ваткан иде. Видеодан күренгәнчә, билгесез бәндәләр номерлары булмаган автомобиль белән артка чигенеп киләләр һәм буксирга ала торган тросс бәйләп, керү ишеген тарттырып ачалар. Халык телендә «вездеход» дип йөртелгән «Нива»га, билгеле, ишек йозагы бирешә. Ишек ачылгач, ирләр подъездга кереп, биш минут чамасы торалар да чыгып, шул ук машинага утырып, билгесез тарафка юл тоталар. 

Иртәнге дүртләр тирәсе, эшкә барасы булмаса, бу вакытта әле шәһәр халкы тирән йокыда. Ә бу адәмнәргә нигә ишекне ватарга кирәк булган, анысы аңлашылмый. Югыйсә, бар җирдә дә «видеокүзәтү бара» дигән кисәтү язып эленгән. Тик алар да бу вандалларны туктатмаган. 

«Татвижн» компаниясе җитәкчесе Роман Кондрашин видеоязмаларны караганда, бу кешеләрне автомобиль номерларын ишегалдына кергәнче салдырып куйганнардыр дигән фикер белән, йортка керү юлларына куелган видеокамера язмаларын да карап чыгалар. Машинаның башта ук номерларсыз булуы ачыклана. Тик автомобильдә номерлар булмаса да, аңа утырып килгән ир-егетләрнең йөзләре ачык күренә. Үзләрен видеокамера яздырганын белә, күрә торып, бу бәндләрне мондый адымга нәрсә этәргән — анысын тикшерү ачыклар. 

Роман Кондрашин әйтүенчә, камералар бар шәһәр буенча куеп чыгылган һәм алар тәүлегенә 24 сәгать бер үк ноктаны берничә ракурстан төшереп тора. Иртән иртүк җәмәгать тәртибен бозып, мондый «геройлык» эшләгән бу кешеләр кылган гамәлләренең нәтиҗәсе турында уйлап карадымы икән? Беренчедән, алар күршеләр, танышлар һәм түбәнкамалыларның ачуына һәм нәфрәтенә дучар була. Икенчедән, ватылган ишекне ремонтлау чыгымнары. Әйтик, бу очракта ул 50-60 мең сумга төшәчәк. «Сынган магнитны тулысынча кисәргә кирәк булачак, чөнки ул эретеп ябыштырылган. Ишекнең конструкциясе бозылганмы-юкмы икәнен карарга кирәк булачак — аларның барысы да өстәмә чыгымнар сорый», — дип аңлатты Роман Сергеевич. Һәм соңгысы — камера каршында балкыган йөзләр закон каршында җавап бирәчәк һәм бу аларның киләсе тормышына гомер буе кара тап дигән сүз. 

Бер сәбәпсез, хәтта әле нинди дә булса сәбәп табылган очракта да, ишек вату — егетлек тә, батырлык та түгел. Ә үз көчеңне, батырлыгыңны күрсәтер өчен егет кешегә башка урыннар да җитәрлек. Ул очракта инде якыннарың йөзенә кызыллык килмәс, киресенчә синең белән горурланырлык булыр иде.

Анжелика Степанова

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев