Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада «Безнең ишегалды» республика программасы буенча 73 йортны ремонтлау планлаштырыла.

Былтыр исә 72 йорт төзекләндерелгән.

Яңа торак төзелеше һәм хуҗасыз калган хайваннар өчен күптән көтелгән приют булдыру — шәһәр һәм район советларының йомгаклау сессиясендә шушы һәм башка мәсьәләләр каралды. Очрашуда Татарстан Республикасы Икътисад, мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, РФ Дәүләт Думасы депутатлары Айдар Метшин һәм Олег Морозов катнашты.

 

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Рамил Муллин үз чыгышын гомуми бурычларны һәм киләчәккә планнарны билгеләүдән башлады. Мәсәлән, киләчәктә Тубән Каманы «яшел боҗра» урап алачак. Велосипед юллары һәм чаңгы-роллер трассалары торак төзелеш янында урнашкан урманны шәһәр белән тоташтырачак. Тагын бер максат — Химиклар проспектыннан узып, урман аша үтеп, Кама елгасына тагын бер чыгу юлы булдыру. Рамил Муллин фикеренчә, шул урында яр буе инфраструктурасын үстерүгә һәм суда актив ял итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. 

Очрашу барышында инженерлык челтәрләренең торышы да игътибардан читтә калмады. Шәһәр башлыгы әйтүенчә, аларны рәткә китерер өчен, алты миллиард сум акча кирәк. Чөнки челтәрнең 70 проценттан артыгы тузган. Андый күләмле эшләрне федераль инвестицияләрне җәлеп итеп кенә башкарып чыгарга мөмкин.

Былтыр «Безнең ишегалды» республика программасы буеча 72 йорт төзекләндерелгән. Быел исә 73 йортны ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук 35А микрорайонында яңа балалар поликлиникасы төзелеше башланачак. 35 нче лицей, 7 нче мәктәп һәм балалар экология-биология үзәге базаларында химия һәм техник юнәлештәге яңа белем бирү кластерын булдыру да күздә тотыла. 

Киләсе өч елда Түбән Камада 300 мең кв. метрга якын торак файдалануга тапшыру планлаштырыла. Агымдагы елда шулай ук социаль ипотека программасы буенча төзелеш яңартылачак, дип белдерде Рамил Муллин. Яңа микрорайоннарны үстерү, ә шәһәрнең иске өлешендә торак төзелешен тыгызлау буенча проектлар килештерелде. 

Шәһәр мэры күтәргән тагын бер тема — йортсыз һәм хуҗасыз калган хайваннар проблемасы. Аның әйтүенчә, хәзер шәһәрдә хуҗасыз этләрне стерильләштерү буенча муниципаль программа гамәлгә ашырыла. 2024 елда, махсус грант кысаларында, шәһәрне формалаштыручы компанияләрнең берсе ярдәме белән приют төзелеше билгеләнгән. 

«Бер яктан, без бик авыр вакытта яшибез. Икенче яктан, яңа мөмкинлекләр безгә яңа үсеш нокталары бирә, хөрмәтле беренче төзүчеләребезнең амбицияләренә лаеклы варис булырга этәрә!», — дип йомгаклады сүзен Рамил Муллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев