Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада беренче сәламәтлек фестивале булды

Түбән Кама «Гаилә» паркында, Өлкәннәр көне уңаеннан, «Ирекле сулыш» сәламәтлек фестивале узды.

Бу хакта Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара «Шәһәр карарлары бюросы» кысаларында үткәрелде.

Акция барышында медицина профилактикасы буенча табиб Диләрә Нуриәхмәтова чарада катнашучыларга сулыш органнары авыруларын профилактикалау турында сөйләде. Өлкәннәр ике тапкыр тест үлчәмнәрен узды, аннан соң инструктор Оксана Алексеева аларга сулыш гимнастикасын үз эченә алган махсус дәвалау физкультурасы буенча дәресләр үткәрде. Шулай ук, теләүчеләр скандинавия йөрешендә катнаша алды.

«Өлкәннәр барлык күнегүләрне дә зур теләк белән башкарды, күбесе сәламәт яшәү рәвеше алып бара, үз-үзләрен карый һәм энергия буенча яшьләргә «фора» бирергә сәләтле», – дип яза матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев