Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада беренче майда фонтаннар эшли башлаячак

Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара.

Түбән Камада фонтаннар сезонын ачуга әзерлек башланды, аны 1 майда ачарга планлаштырыла.

Фонтаннарны әзерләү расконсервациядән башланды. Бу эшләр Тукай исемендәге Уку һәм аралашу паркындагы, «Гаилә» шәһәр паркындагы, шулай ук Лемаев мәйданындагы фонтаннарда алып барыла.

«Хәзерге вакытта махсус саклагыч состав белән плиткалар чистартыла, шулай ук фонтанның өске касәсен чистарту үткәрелә. Аннары насосларны һәм клапаннарны чистартабыз», — диде фонтаннарны консервацияләү һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнүче шәхси эшмәкәр Сергей Битяков.

Аның сүзләренчә, куркынычсызлыкка аерым игътибар бирелә: «Барлык фонтаннар да электр куркынычсызлыгы буенча тикшерү үтә, су агып торган барлык рәшәткәләрне, бер кеше дә җәрәхәтләнмәсен өчен, махсус пыяла сүс белән ябабыз. Мәсәлән, «Гаилә» паркындагы фонтанда махсус каркас ясыйбыз».

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев