Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада беренче язгы өмәләр үтте

1 апрельдән шәһәр-районда санитар икеайлык башлана.

1 апрельдән Түбән Камада гомумреспублика санитар икеайлыгы кысаларында шәһәр урамнарын һәм ишегалларын җыештыру эшләре башлана.

18 мартта шәһәр һәм район җитәкчеләре Советлар Йорты, КФҮ (МФЦ), хакимият бинасы территориясендә беренче язгы өмә үткәрделәр.

«Яз башы — чисталык һәм тәртип урнаштыру вакыты, ә өмәләр — барлык түбәнкамалыларны уртак эштә берләштерүче яхшы традиция. Беренче чиратта, безгә беркетелгән территорияләрне кардан, шулай ук кыш дәвамында җыелган чүп-чардан чистартырга кирәк», — дип билгеләп үтте ТКМР башкарма комитеты җитәкчесенең төзекләндерү буенча урынбасары Айназ Ярмиев.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев