Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада беренче чыршы шәһәрчеге 23 декабрьдә ачыла — график

Барлыгы сигез чыршы шәһәрчеге булачак.

Түбән Камадагы беренче чыршы шәһәрчеге 23 декабрьдә «Велики» паркында 18:00 сәгатьтә «Бәйрәм безгә килә» дип аталган концерт программасы белән ачыла.

Бу хакта турыдан-туры эфирда Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Мәхмүтов сөйләде.

24 декабрьдә Г. Тукай исемендәге паркта чыршы ачыла. Театральләштерелгән тамаша, Кыш бабай резиденциясен ачу булачак.

25 декабрьдә «Гаилә» паркында Чыршы бәйрәме оештырыла. «Ёж» кафесы янында Кыш бабайлар парады, уеннар белән бәйрәм концерты оештырылачак.

26 декабрьдә Николай Лемаев исемендәге скверда үзәк чыршы ачыла. Түбәнкамалыларга «Старые песни о главном» концерты күрсәтеләчәк.

27, 28 һәм 29 декабрьдә «ТАНЕКО» скверында, «Шинниклар» паркында һәм «Нефтехимиклар» паркында бәйрәм мәйданчыклары ачылачак.

30 декабрьдә яр буендагы чыршы ачылачак.

Барлыгы сигез чыршы шәһәрчеге булачак.

Моңа кадәр без Түбән Кама районы авылларында Яңа ел чыршыларын ачу тәртибе турында язган идек. 

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев