Түбән Камада бер атна эчендә 53 бала дөньяга килгән
Шуларның 18е — башка шәһәрләрдән.
Түбән Кама перинаталь үзәгендә узган атнада 53 бала туган. Шуларның 18е — башка шәһәрләрдән, дип хәбәр итә Түбән Кама балалар район хастаханәсенең матбугат хезмәте.
Хатын-кызлар консультациясендә 1232 йөкле хатын-кыз исәптә тора, ә яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 21 бала һәм 13 әни дәвалану үтә. Перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсенә 95 мөрәҗәгать килгән.
Моннан тыш, 28 августтан 3 сентябрьгә кадәр хастаханәнең кабул итү бүлмәсенә 357 кеше мөрәҗәгать иткән, ә травмпункт табибларына ярдәм сорап 335 пациент килгән. Өстәвенә, 512 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән мөрәҗәгать иткән, стационарда 237 пациент дәвалана.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев