Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада бер атна эчендә 31 бала туган

Хатын-кызлар консультациясендә 1247 йөкле хатын-кыз исәптә тора.

Бер атна эчендә Түбән Камада 31 бала дөньяга килгән, шуларның 7се — чит шәһәрнекеләр. Бу хакта перинаталь үзәкле шәһәр балалар хастаханәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Балалар хастаханәсенең кабул итү бүлмәсендә 416 мөрәҗәгать кабул ителгән, 52 мөрәҗәгать перинаталь үзәкнең кабул итү бүлмәсендә теркәлгән. 440 бала поликлиникага ОРВИ диагнозы белән килгән. 475 пациент травматология пункты табибларына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

Хатын-кызлар консультациясендә 1247 йөкле хатын-кыз исәптә тора. Стационар дәвалауда 250 пациент бар. Яңа туган һәм вакытыннан алда туган балалар патологиясе бүлегендә 13 бала һәм 10 әни дәвалана.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев