Түбән Камада балалар хастаханәсе янындагы автостоянка урынында йорт барлыкка килергә мөмкин
Ул проект-смета документациясе нигезендә төзеләчәк.
«Хәзерге вакытта җир участогы хуҗасы тарафыннан күп фатирлы торак йорт төзү мөмкинлеге карала. Күпфатирлы торак йорт төзелеше расланган проект-смета документациясенә нигезләнеп башкарылачак, ул шәһәр төзелеше проектлаштыру нормаларын, шул исәптән парковка киңлекләрен үтәү буенча экспертиза узарга тиеш», — дип аңлаттылар башкарма комитетта.
Шулай ук алар проект карарларын әзерләгәндә төзелешнең күп дәрәҗәле һәм яссы парковка тибындагы өстәмә парковка киңлекләрен күздә тотуын билгеләп үттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев