Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
Шәһәр һәм без

Түбән Камада аварияләр күп булган урыннарда кнопкалы светофорлар куелачак

Шулай ук халыкта «лежачий полицейский» дип аталган ясалма тигезсезлекләр урнаштырылачак.

Быел Түбән Камада юл-транспорт һәлакәте концентрациясе урыннарын бетерү программасы кысаларында өстәмә «лежачий полицейский»лар һәм кнопкалы 3 светофор урнаштырачаклар.

Махсус төймәле светофорлар түбәндәге участокларда барлыкка киләчәк:

  • Җиңүнең 30 еллыгы, 2/39 каршындагы җәяүлеләр кичүе;
  • Вахитов, 9 каршындагы җәяүлеләр кичүе;
  • Гагарин урамы, 16Б каршындагы җәяүлеләр кичүе.

Программа буенча шулай ук Гайнуллин урамында тышкы яктырту линиясен төзү (Химиклар проспектыннан Студентлар урамына кадәр), 31 нче микрорайонда ясалма тигезсезлекләр урнаштырып җәяүлеләр кичүен оештыру һәм тышкы яктырту линиясен төзү, квартал эчендәге машина юлларында ясалма тигезсезлекләр урнаштыру планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев