Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада «Ашыгыч медицина үзәге»н ачу тантанасы булды

Бүген, 1 сентябрь көнне, Түбән Камада «Ашыгыч медицина үзәге»н ачу тантанасы булды.

Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул хастаханәне җиһазландыру өчен 100 мең сумлык сертификат тапшырды.

Төзелеш 2021 елның мартында башланган иде. Алты катлы бина 2 нче һәм 3 нче дәвалау корпуслары арасында урнашкан.

«Ашыгыч медицина үзәге»нең беренче катындагы бердәм кабул итү бүлегендә ашыгыч ярдәмгә мохтаҗ булган барлык пациентларны кабул итәчәкләр.

Бинаның икенче катында – травматология, өченче катында – реанимация hәм интенсив терапия палаталары белән ашыгыч кардиология бүлеге, дүртенче катында – беренчел кан тамырлары үзәге, бишенче катында – пульмонология бүлеге һәм реанимация, алтынчы катында гинекология бүлеге урнашкан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев