Түбән Камада Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучылар белән әдәби-музыкаль очрашу була
31 августта Габдулла Тукай исемендәге уку һәм ял паркында Әлмәт шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучылар белән әдәби-музыкаль очрашу узачак.
«Без эзләгән бәхет» дип исемләнгән әлеге очрашуның кунаклары – Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзалары Әхәт Хәбибуллин, Миңзифа Әхмәтшина һәм яшь язучы Зөлфия Сираева.
«Чара 16.00 сәгатьтә башлана. Әдәбият сөюче түбәнкамалыларны әлеге очрашуга чакырабыз һәм көтеп калабыз», – диде үзәк китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Әнфисә Фәйзетдинова.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев