Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада җәй уртасына кадәр 180 мең чәчәк утыртылачак

Түбән Камада чәчәкләр утырту эше киләсе атнада ук башланачак.

 Белгечләр иске чәчәк түтәлләрен яңартып кына калмыйча, яңаларын да булдырачак.

Мисалга, Химиклар проспектындагы сәүдә үзәге каршында тиздән мәңге яшел өч арыслан пәйда булачак. Күләмле фигуралар ясалма газон белән тышлана. Аларны биек чәчәкләр һәм үсемлекләр белән каплаячаклар. Алар таҗ, тамчы һәм чәчәк бөресе рәвешендәге чәчәк композицияләренең бер өлеше булыр дип көтелә. Бөтен проектны дизайнер Рәзинә Гарифуллина эшләгән.

Вахитов проспектындагы 12а йорт янында да үзгәрешләр булачак. Анда республика флагы фонында «Мин Түбән Каманы яратам» дигән язулы чәчәк түтәле урнашачак. 112 квадрат метр мәйданлы клумбада дүрт меңнән артык чәчәк утыртылачак.

Беренче чәчәкләрне 24 апрельдә үк утыртачаклар. Җиңү көненә һәйкәл янындагы чәчәклекләр яңартылачак. 

Быел шәһәрдә барлыгы 180 мең яңа чәчәк барлыкка киләчәк. Утырту эшләре июль аенда тәмамланырга тиеш, ләкин моны иртәрәк эшләргә өметләнәләр. Чәчәклекләрне «КПБ» МУП белгечләре карап торачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев