Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада җәй көне саф һавада 150 дән артык чара үтәчәк

Беренчесе — Балаларны яклау көне.

Түбән Камада җәй көне шәһәр паркларында һәм скверларында саф һавада 150дән артык төрле чара уздыру планлаштырыла.

Беренчесе — Балаларны яклау көне. Ул Тукай паркында көндезге сәгать уннан башлана. Анда «ӘкиятФест» уздырылачак. Ә көндез «Сабантуй» аттракционнар паркында төрле мастер-класслар узачак.

Бөек рус язучысы Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуны гадәти булмаган һәм бик матур итеп билгеләп үтәчәкләр. 6 июньдә аның хөрмәтенә Мәктәп бульварында сквер һәм һәйкәл ачылачак.

29 июньдә шәһәрдә Яшьләр көне билгеләп үтелә. Чаралар дүрт урында узачак. Экстрим паркта экстремаль спорт төрләре буенча ярышлар узачак. Кояшлы аланда акробатик һәм көч трюклары күрсәтеләчәк. Яр буенда автомобильләр һәм мотоцикллар күргәзмәләрен карарга мөмкин булачак, шулай ук төрле мастер-класслар узачак.

Шулай ук җәй дәвамында паркларда ачык һавадагы театрлар чыгыш ясаячак, ретро фильмнар күрсәтеләчәк. «Поющая волна», «Табеев фестивале» һәм башка фестивальләр үтәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев