Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада агачларның ябалдашларын кисү дәвам итә

Яз җитү белән, Түбән Камада агачларның ябалдашларын кисү башлана.

Бүген агачларны формалаштыру Урман урамында алып барыла. Территориядә техника белән «КПБ» МУП хезмәткәрләре бригадасы эшли. Бензинлы пычкылар һәм ботак кискечләр белән коралланып, белгечләр агачларның ябалдашларын кисә.

Яшелләндерү участогы җитәкчесе Татьяна Исаева билгеләп үткәнчә, мондый эшләрне вакытында башкарырга кирәк. «Яшел агачларга кирәкле форма бирү өчен ябалдашларны кисү кирәк. Мондый эш үсемлекнең тышкы кыяфәтен генә түгел, ә аның эчке халәтен дә яхшырта, яңа үсентеләр барлыкка килә, агачлар яшелрәк һәм матуррак була. Моннан тыш, агачлар юлны капламый һәм җәяүлеләр өчен куркыныч тудырмый», -ди ул.

Белгечләр бу эшләрне Вахитов проспектында, Спорт һәм Яшьлек урамнарында үткәрде. Татьяна Исаева сүзләренчә, шәһәр буенча бу чаралар «сок хәрәкәте» башланганчы үткәреләчәк: «Гомумән, безнең эш ел әйләнәсе алып барыла: җәй көне — формалаштыру, көз көне — санитар кисүләре үткәрәбез».

Кайбер эшчеләр ботакларны киссә, икенчеләре тәртип урнаштыра. «Тиздән без үлән чабуга керешәчәкбез, шуңа күрә «чүп-чарны» үзебездән соң калдырмыйбыз», — диде яшелләндерү участогы җитәкчесе.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X