Түбән Камада 90 күпфатирлы йортта капиталь ремонт эшләре бара
Бүгенге көнгә эшләр 33 процентка башкарылган. Ремонт билгеләнгән график буенча бара.
Түбән Камада федераль программа кысаларында 90 күпфатирлы йортта капиталь ремонт бара. Эш төрләре һәркайда төрле, күпкатлы йортның торышына бәйле.
Менделеев урамындагы 32 нче йорт көннән-көн матурлана бара. Хәзер буяучылар бригадасы эшли, шулай ук йортны җылыту эшләре башкарыла. Җирле халык мондый үзгәрешләргә шат.
Бу матурлыкны саклап калу һәм кешеләр үз йортларында уңайлы яшәү шартларын тудыру — күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау буенча федераль программаның төп бурычы. Түбән Кама районында ул 2008 елдан бирле эшли. Бу вакыт эчендә күп эш башкарылды. Быел да эш күләме шактый зур.
Хәзер эш шәһәрнең барлык почмакларында диярлек кайный. Эш фронты һәр җирдә төрле.
«Без фасадларны, инженер системаларын ремонтлыйбыз һәм җылытабыз, шулай ук лифтларны, электр белән тәэмин итүне алыштырабыз. Быел 20 йортта 51 лифтны алыштырырга ниятлибез», — дип билгеләп үтте ТКХ департаменты директоры урынбасары Ирина Феофанова.
Күп кенә йортларда бу эшләр комплекслы алып барыла. Шулай ук «Безнең ишегалды» программасы кысаларында йорт яны территорияләре дә ремонтлана торган күпкатлы йортлар бар. Эшнең барлык төрләренә дә гарантия бирелә.
«Без биш ел дәвамында гарантия йөкләмәләрен үтибез, эш базарында без инде сигез елдан артык, сертификацияләнгән материаллар кулланабыз», — дип билгеләп үтте «Стройпроект» ҖЧҖ директоры урынбасары Алексей Сергейчев.
Бүгенге көнгә эшләр 33 процентка башкарылган. Ремонт билгеләнгән график буенча бара.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев