Түбән Камада 9 апрельдән язгы өмәләр башлана
Эшләр планы инде расланган, шәһәр секторларга бүленгән.
1 апрельдән Түбән Кама муниципаль районы территориясендә санитар икеайлык старт ала. Җитәкчеләрнең чираттагы атналык планеркасы нәкъ менә шушы темага багышланган иде. Эшләр планы инде расланган, шәһәр секторларга бүленгән. Магистраль юлларны чистартып кына калмыйча, парк һәм ишегалларын да җыештырасы бар.
Эш чыннан да күп булачак. Кыш буена чүп-чар һәм пычрак күп җыелган. Юлларны, паркларны, ишегалларын тәртипкә китерергә кирәк. Бакчачылык ширкәтләрендә дә тәртип булырга тиеш. Хәзердән үк юлларда тузан суырткычлары эшли башлады, яңгыр сулары агып төшә торган улакларны чистарталар һәм агач утыртуга әзерләнәләр.
«Өмәләр 3 этапта үткәрелә: 9-11, 16-18 һәм 23-25 апрель көннәрендә. Барлык беркетелгән участокларны чүп-чардан җыештырырга, газоннарны иске яфраклардан чистартырга, бордюрларны чистартырга, бордюрлар буендагы тузанны җыярга, агачларны, коймаларны һәм ут баганаларын рекламадан чистартырга кирәк», — диде башкарма комитет җитәкчесенең торак-коммуналь хуҗалык, инфраструктура һәм экология буенча урынбасары Максим Парамонов.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев