Түбән Камада 280 нән артык яшь гаилә социаль ипотека буенча торак алды
Программа 2020 елда эшли башлады.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән яшь гаиләләр өчен социаль ипотека программасы Татарстанда зур популярлык казанды.
2020 елның июлендә эшләтеп җибәрелгәннән бирле 2,8 мең яшь гаилә үзләренең торак шартларын яхшыртты.
Яңа фатирга күчүчеләр саны буенча Казан (1 850 гаилә), Чаллы (446 гаилә) һәм Түбән Кама (282 гаилә) алда бара.
Программада катнашучылар ремонт ясалган фатирларны базарныкыннан шактый түбән бәядән ала.
Торак шартларын яхшыртуда гаиләләргә ярдәм итү 2025 елның 1 гыйнварыннан башланган «Гаилә» илкүләм проектының төп бурычы булып тора.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев