Түбән Камада 27 онык һәм оныкчыкның әбисе 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Мария Ивановна Соболеково авылында туып-үскән.
Түбән Камада яшәүче Мария Коняевага 95 яшь тулды. Озын гомерле әби туган көнен зур гаиләсе белән билгеләп үтте: аның биш баласы, 27 оныгы һәм оныкчыклары бар.
Мария Ивановна Соболеково авылында туып-үскән. Мәктәпне Казанда тәмамлый. Укуны Казан заводындагы эше белән бергә алып бара, анда токарь һөнәрен ала.
Сугыш елларында хатын бөтен илне әйләнеп чыга, мохтаҗларга ярдәм итә, баржаларга товар һәм азык-төлек төяүдә эшли, аларны Идел буйлап Әстерханга кадәр җибәрә.
1945 елда баржада Мария Ивановна булачак ире Леонид Федорович белән таныша. Соңрак гаилә Түбән Камага күченә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев