Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 200 меңгә якын чәчәк утыртачаклар

Үсемлекләрне рәсемнәр һәм композицияләр барлыкка килерлек итеп утырталар.

Түбән Кама яшелләндерүчеләре шәһәрнең чәчәк түтәлләрен төзекләндерә башлады. Үсемлекләрне рәсемнәр һәм композицияләр барлыкка килерлек итеп утырталар.

Бәрхет чәчәк, петуния, гортензия, пеларгония — бу чәчәкләр җәен Түбән Кама урамнарын бизәп торачак.

Шимбә көнне Вахитов боҗрасында 9 меңгә якын чәчәк утырттылар, барлыгы монда 15 меңгә якын чәчәк утыртылачак. Чәчәкләрдән тыш, бу түтәлләрне шулай ук күпьеллык үләннәр, куаклар һәм агачлар бизәп торачак. Тулы композицияне берничә көннән соң күрергә мөмкин була.

Түбән Камада шулай итеп Химиклар, Төзүчеләр, Тынычлык, Сөембикә урамнарындагы чәчәк түтәлләре яшелләндереләчәк.

Шәһәр урамнарын яшелләндерү эшләре Сабантуйга төгәлләнергә тиеш. Түбән Камада барлыгы 200 мең чәчәк утырту планлаштырыла. Ә җәй дәвамында яшелләндерүчеләр куаклар һәм агачлар утыртуны дәвам итәчәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев