Түбән Камада 20 сентябрьгә кадәр 17 км торбаны алыштырачаклар
Шуларның 12се - җылылык трассасы.
Түбән Кама мэры Рамил Муллин хәбәр иткәнчә, 20 сентябрьгә кадәр шәһәрдә иң тузган 17 чакрым торба алыштырылачак һәм 35 ЦТП ремонтланачак. Шәһәр башлыгы үзенең телеграм-каналында торба үткәргечнең ремонтлана торган участокларының берсеннән видео урнаштырды.
«17 километр озынлыктагы иң таушалган торбаларны быел җәй көне үк алыштырырга карар кылынды: 12се — җылылык трассалары, 5е — кайнар су белән тәэмин итү. Моннан тыш, 35 ЦТП ремонтлыйбыз, шуларның 15ендә технологик җайланмаларны алыштырачакбыз. Эшләрне 20 сентябрьгә кадәр тәмамлыйбыз», — диелә язмада.
Шәһәр җылыту челтәрләрен һәм кайнар су белән тәэмин итүне яңарту буенча гомуми эш күләме зур: 500 км һәм 250 км. Әмма «Татэнерго» ның төгәл эш планы бар, дип ассызыклый мэр.
«Яңа команда нәрсә эшләргә кирәклеген аңлый һәм план буенча эшли: диагностика үткәрә, шәһәр җылыту сезонына тыныч керсен өчен иң искергән участокларны тәртипкә китерә. Киләсе язда проект институтларыннан аналитика алачакбыз. Бу безгә хәл итү ысулларын яхшырак аңларга ярдәм итәчәк», — дип сөйләде Түбән Кама мэры.
«Хөрмәтле түбәнкамалылар, мин һәр комментарийны укыйм һәм сусыз калганнарның ачуын да аңлыйм. Без бу проблеманы һичшиксез хәл итәчәкбез», — дип вәгъдә итте Рамил Муллин.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев