Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Камада 2 ай эчендә 2,5 меңгә якын агач утыртылды

Территориаль иҗтимагый үзидарә советлары микрорайоннарда һәм ишегалларында 423 өмә оештырган.

Түбән Камада санитар-экологик икеайлык барышында 2,5 меңгә якын агач һәм 30 меңнән артык куак утыртылган. Территориаль иҗтимагый үзидарә советлары микрорайоннарда һәм ишегалларында 423 өмә оештырган. 

Көн саен биш йөздән артык дворник йорт яны һәм шәһәр территорияләрендә җыештыру эшләрен башкара. Язгы өмәләргә 100гә якын оешма һәм предприятие чыккан.

Шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә урамнарны җыештыруда һәм агач утыртуда барлыгы 90 меңнән артык кеше катнашты, 12,5 мең кубометр чүп-чар чыгарылды һәм 1,5 мең берәмлек техника җәлеп ителде, дип хәбәр итте «эшлекле дүшәмбе» дә Түбән Кама муниципаль районының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Максим Парамонов.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев