Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама халкы өлешчә мобилизациягә чакырылган ир-атларның соңгы төркемен озатты

31 октябрьдә Түбән Кама халкы өлешчә мобилизациягә чакырылган ир-атларны әзерлек пунктына озатты.

Бүген 30 яшьтән 45 яшькә кадәрге якынча 50 кеше хезмәткә китте. Күбесенең сугыш тәҗрибәсе бар.

Төзелештә Түбән Каманың хәрби комиссары Газинур Ситдыйков сугышчылар белән аралашты. Ул мобилизацияләнүчеләргә балигъ булмаган балалары 20 мең сум күләмендәге пособие, шулай ук, мәктәпләрдә түләүсез туклану алачагына вәгъдә итте. Бу әле тулы булмаган исемлек.

Ир-атлар китер алдыннан руханилар белән аралашты. Аннан соң туганнары белән саубуллашты.

Бүген Түбән Камадан мобилизацияләнүчеләрнең соңгы төркеме китте. Бу хакта «Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсе барышында шәһәр мэры Рамил Муллин хәбәр итте. Ул хәрби комиссариат янына хәрби хезмәткә чакырылучылар белән дә саубуллашырга килде. Һәркемгә кулын биреп, тантаналы чыгышы белән мөрәҗәгать итте.

Башта сугышчылар Казан танк училищесына юл тотачаклар, анда аларны барлык күнекмәләргә өйрәтәчәкләр. Аннан соң түбәнкамалыларны хәрби частьләргә бүләчәкләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев