Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама хакимияте Юрий Болтиков вафат булу сәбәпле кайгы уртаклашу сүзләрен җиткерә

Түбән Кама хакимияте шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиков вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең гаиләсе һәм якыннарының кайгыларын уртаклаша.

«Түбән Кама шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Болтиков Юрий Алексеевич вафат булу сәбәпле, гаилә һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз»

Исегезгә төшерәбез, ул 28 августта вафат булган.

Юрий Болтиков 2013 елдан «Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең «Түбән Кама җылылык челтәрләре» филиалында эшләгән, 2019 елда әлеге предприятиене җитәкләгән. Ул ТКХ системасында 20 елдан артык эшләгән, белгечтән җитәкчегә кадәр юл үткән. Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Юрий Болтиков узган елның декабрендә билгеләнгән.

«Түбән Кама өчен бу зур югалту. Югары класслы белгеч, җитәкче, оештыручы,ул искиткеч хезмәттәш, гаилә җанлы, ярдәмчел, тормышны һәм кешеләрне ярата торган кеше иде» – дип билгеләп үткәннәр хакимияттә.

Элегрәк Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе Юрий Болтиков белән хушлашу вакыты турында хәбәр ителгән иде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев