Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шәһәр һәм без

Түбән Кама водоканалы якын арада кайнар су бөтен шәһәрдә булачак дип вәгъдә итә

15 майдан Түбән Камада гидравлик сынаулар үткәрелде, кайнар су 24 майда бирелергә тиеш иде.

29 майга алынган мәгълүматлар буенча, Түбән Камада 12 ЦТПда кайнар су бирү туктатылган. Бу хакта «эшлекле дүшәмбе» дә «ВК һәм ЭХ» АҖ генераль директоры сөйләде.

«Хәзер бездә кайнар су буенча 7 ЦТП, 35 микрорайон, 36 нчы микрорайонның бер өлеше сүндерелгән. «Татэнерго» ягыннан да 5 ЦТП сүндерелгән. Алар да үз эшләрен тәмамлыйлар. Якын арада бөтен шәһәрдә кайнар су булачак», — дип вәгъдә итте водоканал җитәкчесе.

Шәһәр башлыгы Рамил Муллин җаваплы хезмәтләргә кимчелекләрне бетерү өчен таләп ителгән сроклар турында алдан хәбәр итәргә һәм тоткарлыклар булган очракта халыкка оператив җиткерергә кушты.

Исегезгә төшерәбез, 15 майдан Түбән Камада гидравлик сынаулар үткәрелде, кайнар су 24 майда бирелергә тиеш иде, йортларның бер өлешендә ул бирелде, калганнары берничә көнгә күчерелде.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X