Түбән Кама үзенең 59 нчы туган көнен билгеләп үтте
Әлеге уңайдан уздырылган бәйрәм чаралары бер-берсен көн дәвамында алмаштырып кына торды.
Милләтләр кроссы
Шәһәребезнең туган көненә багышланган чараларны «Милләтләр кроссы-2025» ачып җибәрде. Массакүләм спорт бәйрәмендә 11 меңнән артык түбәнкамалы катнашты. Бу — балалар, яшьләр, урта һәм өлкән буын вәкилләре. Мәктәп укучылары, студентлар, шәһәрне төрле оешма-предприятие хезмәткәрләре, шулай ук һөнәри спортчылар, ветераннар үз яшь категориясе өчен билгеләнгән дистанцияне уза алды. «Спорт — ул минем өчен яшәү рәвеше. Мин үземне аннан башка күз алдына да китерә алмыйм. Мин хоккей белән шөгыльләнәм. Бүген менә шушы спорт чарасында катнашырга дип килдем, кәефләр күтәренке», — дип уртаклашты Ильмир Билалов.
«Милләтләр кроссы»нда җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Иң яшь һәм иң өлкән катнашучыларны аерым билгеләп үттеләр.
Бәйрәм активлыклары
Көндез «Гаилә» паркында оештырылган программа кысаларында күптөрле осталык дәресләре, спорт чаралары, ачык һавада күнегүләр, интерактив уеннар, ярминкәләр үтте. Анда олысы да, кечесе дә күңеленә хуш килгән шөгыль таба алды. Шәһәрнең иҗат коллективлары амфитеатрда узган концертта үз җыр-моңнары, биюләре белән халыкны сөендерде, ял иттерде.
«Мин Россиянең төрле шәһәрләрендә яшәдем. Инде лаеклы ялга чыккач, шушында күченеп килдем. Бер дә үкенмим, бу иң матур һәм төзек шәһәрләрнең берсе. Монда яшәү дәрәҗәсе дә югары, сәнәгать тә алга киткән, яшәр һәм эшләр өчен барлык мөмкинлекләр бар. Үз тырышлыгыңның нәтиҗәсен күреп, матур яшәргә була», — дигән фикерен белдерде бәйрәм кунагы Кәрим Рәхимов.
«Манзара» сәүдә үзәге янындагы мәйданчыкта да елдагыча бай, эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Аерым урынны биредә гастрономия фестивале алып торды. Ә районның авыл җирлекләре тарафыннан оештырылган аерым-аерым мәйданчыклар бәйрәмнең тагын бер бизәге булды. Һәркайсы үз туган ягының мәдәнияте, гореф-гадәтләре, кәсепләрнең төрлелеген күрсәтергә тырышты. «Үзебезнең Каенлы авылы мәдәният йортында без чигү эшләре белән шөгыльләнәбез. Ул түгәрәкне Фәүзия апа алып бара. Энҗе калфаклар ясыйбыз. Балаларны да чакырабыз, өлкәннәр дә килә. «Тамаша театры да эшли, аның режиссеры Фәүзия Әхмәтшина. Менә шулай күңелле яшибез», — ди Каенлы авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Разия Якупова.
Шинчылар проспектында ДОСААФ мәктәбе техникасы тезелеп тора. Машина сөючеләр спорт автомобильләре, төрле мотоцикллар һәм башка төр техника белән якыннанрак таныша алды, теләгән һәркем истәлеккә фотога төште. Шулай ук бу көнне автозвук фестивале кысаларында машиналар, урам яңгыратып, сабвуферлар көчен күрсәттеләр.
Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен «Барс» хәрби дан күчмә музее тарафыннан күргәзмә оештырылган иде. Биредә МХО зонасыннан кайтартылган төрле экспонатлар, сугыш кораллары, сугышчыларның экипировкасы һәм башка хәрби атрибутлар тәкъдим ителде. Балалар һәм өлкәннәр үзләрен автоматны сүтеп-җыюда сынап карый алдылар.
Котлаулар, бүләкләүләр...
Шул ук вакытта төп сәхнәдә бәйрәм концерты, бүләкләү тантаналары башланып китте. Шәһәр көне уңаеннан, артистлар Түбән Камага багышлап иң матур җырларын башкардылар. Гомумән, җыр-биюләр бу көнне байтак булды.
Шушы ук сәхнәдә бу көнне гаилә корган 9 гаиләне дә котладылар. Алар барысы бергә туй биюен башкарды, шулай ук истәлекле бүләкләр алды. Ә Әсхәдуллиннар гаиләсенә Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы тарафыннан туй уздыру өчен 100 мең сумлык грант тапшырдылар.
Бәйрәмнең тагын бер күңелле мизгеле — Якушевлар гаиләсен зурладылар. Быел бу пар гаилә коруларының 40 еллыгын билгеләп үтә. Шулай ук шәһәр тормышында актив булган, төрле юнәлешләрдә уңышларга ирешкән, 14 яше тулган мәктәп укучылары тантаналы рәвештә паспортлар алды.
«Әйбәт» идарә итүче компаниясе директоры Мөнир Шәяхмәтовка Татарстан Республикасы бүләге — «Фидакарь хезмәте өчен» медале тапшырылды. Социаль хезмәт күрсәтүне үстерүгә керткән өлеше өчен Дарья Хуҗина ТР Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Республикада физик культура һәм спортка керткән өлеше өчен Инсаф Низамиевны билгеләп үттеләр.
Радмир Беляев һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин шәһәр халкына үз теләкләрен ирештерделәр. Алар Түбән Каманың яшь, заманча, үсештә булган актив шәһәр булуын, биредә яшәүчеләрнең тырыш һәм максатчан булуларын ассызыклап, шәһәребезнең киләчәктә дә чәчәк атуын, даими үсештә булуын теләп калдылар.
Шәһәр халкын бәйрәм белән махсус кунаклар да котлады. Татарстанның халык артисты Марат Галимов һәм Татарстанның атказанган артисты Линара Батталованың җырларына түбәнкамалылар да кушылды. Ахырдан сәхнәдә Россия эстрадасы артистлары «Кватро», «3-й январь» төркемнәре, җырчы Альберт Коцба бер-бер артлы халыкның күңелен күрде. Бәйрәм искиткеч матур са
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев